Лаеш районы Казанда көрәш буенча турнирда көмеш медаль яулады
спорт

Лаеш районы Казанда көрәш буенча турнирда көмеш медаль яулады

Муса Җәлил истәлегенә Казанда узган турнирда Лаеш районы командасы икенче урынны яулады. Турнирда бөтен республикадан 44 команда катнашты.

Турнирның алтын медальләре спортчылар Галләмов Муса һәм Сәләхетдинов Раилгә тапшырылды. Бронза медальләр ияләре Галимуллин Илгизәр, Миңнегалиев Илфат һәм Сафин Илсур бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.

Көрәшчеләребезне һәм аларның тренерлары Динар Кәримуллин белән Ранис Галимуллинны котлыйбыз! Сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз!


Лаеш районы Казанда көрәш буенча турнирда көмеш медаль яулады

Нет комментариев