Алексей Абрамов 62 кг га кадәр авырлык үлчәмендә җиңү яулады.

Районның спорт мәктәбе көрәшчесе һәм тренеры Алексей Абрамов җиденче тапкыр «дөнья чемпионы» титулын яулады.

Бу спорт казанышы — аның өчен генә түгел, бөтен районыбыз өчен зур җиңү.

Без көрәшчебез һәм аның уңышы белән горурланабыз! Алдагы турнирларда яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев