Лаеш районы сугышчылары Мәскәүдән медальләр белән кайтты
спорт

Лаеш районы сугышчылары Мәскәүдән медальләр белән кайтты

Мәскәүдә 2026 елгы армия кул сугышы буенча Россия беренчелеге тәмамланды.

   Ярышларда 49 төбәктән 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге 910 спортчы катнашты. Мәскәүнең «Динамо» спорт академиясендә дүрт көн буе кызу көрәш барды.
Лаеш районын «Отечество» спорт-патриотик клубының җиде спортчысы тәкъдим итте. Безнең егетләр югары дәрәҗә күрсәтеп, искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр.
Ян Цой Россия беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе булды (2025 һәм 2026 еллар). Руслан Белоусов Россия беренчелегендә «Иң тиз сугыш» өчен махсус бүләккә лаек булды. Тренер Илдар Саттаров хәбәр иткәнчә, егетләр дөнья беренчелегенә сайлап алу турын уздылар.
Калган егетләргә пьедесталга күтәрелү өчен бик аз гына җитмәде. Сугышчылар хаталар өстендә эшләячәк һәм яңа ярышларга әзерләнәчәк.
Фото: «Отечество» яшьләр-патриотик клубы


Нет комментариев