Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә 2024 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт алды.

Беренчеләрдән булып «Sports Camp-Казань 2024» дип аталган «Акватика» су спорт төрләре буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбенең традицион сменасы башланды.

Смена кысаларында Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән төрле дәрәҗәдәге спортчылар, шулай ук сәламәтләндерү төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар спорт белән шөгыльләнү тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак, спорт массажын һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү техникасын үзләштерәчәк.

Балалар спорт һәм физик культура тарихыннан кызыклы фактлар беләчәк. Алар өчен интеллектуаль конкурслар үткәреләчәк, шул исәптән инглиз телендә дә.
Киләсе уку елы алдыннан балалар саф һава һәм яңа көч алачак.
Нет комментариев