Лаеш районыннан «Ватан» МПК — армия кул сугышы буенча дүрт тапкыр Татарстан чемпионы
спорт

Лаеш районыннан «Ватан» МПК — армия кул сугышы буенча дүрт тапкыр Татарстан чемпионы

Гомумкоманда зачетында — 11 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль.

  Казан танк училищесында Россия Герое Роман Игошин истәлегенә багышланган кул сугышы буенча беренчелек узды. Ярышларда 16 командадан 270 спортчы катнашты.
Татарстанның Лаеш районыннан «Ватан» яшьләр-патриотик клубы дүртенче тапкыр турнир чемпионы булды. Команда, гомумкоманда зачетында 11 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль яулап, югары әзерлек күрсәтте.

Клубның иң яхшы спортчылары март аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия ярышларында Татарстан исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге алды.

Команданы һәм остазлары Илдар Саттаровны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! 

Чыганак: @laishevoofficial


Нет комментариев