«PuncherFit» Фитнес-үзәге кичә Усады авылында ачылды.

Эшмәкәр Ромик Палян сүзләренчә, яңа спорт объектында тренажер залы, бокс рингы, сауна һәм массаж кабинеты бар. Анда 12 тренер эшләячәк. Шул ук бинада беренче стоматология ачылды. Лаеш районыннан МХОда катнашучылар өчен ташламалар каралган.

Ачылу тантанасына Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов чакырылган иде. Ул яңа спорт объектын халык сәламәтлегенә керткән өлеш, яшьләр һәм балалар үсешенә мөмкинлек дип атады. Бу безнең районда булган 186 нчы спорт объекты. Элегрәк бу елның февралендә Габишево бистәсендә «Юность» универсаль спорт залы эшли башлаган иде.

Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте
Нет комментариев