Лаеш спортчылары Татарстанның иң яхшы йөзүчеләре өчлегенә керде
спорт

Лаеш спортчылары Татарстанның иң яхшы йөзүчеләре өчлегенә керде

28 февральдә Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ачык район беренчелеге узды.

Ярышларда 10 районнан һәм Казанның комплекслы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
2015 елда туган кызлар арасында Дарья Москаленка 50 метрлы баттерфляй дистанциясендә 1 урынны һәм ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә 2 урынны алды..
Команда эстафетасында безнең спортчылар өченче урынны алдылар.

Спортчыларны һәм тренер Антон Локтионовны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз.


Нет комментариев