Лаеш техникумында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгеләрен тапшыруга багышланган тантаналы чара үтте.
Спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән студентлар лаеклы бүләкләрен алды. Яшьләрнең уңышларына укытучылар һәм курсташлары алкыш дулкыны белән җавап бирде. Бу вакыйга техникум студентларының физкультура һәм спортка кызыксыну белән каравын, югары үрләргә омтылуын күрсәтте.
ГТО нормативларын тапшыру — ул физик сыйфатларны тикшерү генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә һәм патриотик тәрбиягә таба мөһим адым. Төрле курс һәм белгечлек студентларына бронза, көмеш һәм алтын билгеләр тапшырылды. Аларның һәркайсы сынауларга әзерләнү өчен зур тырышлык куйган.
Техникум укытучылары һәм җитәкчелеге үз шәкертләренең максатчанлыгы һәм спорт рухы белән горурлануларын белдерде. Студентлар исә үз чиратларында остазларына ярдәмнәре һәм ышанычлары өчен рәхмәт әйттеләр.
ГТО билгеләре белән бүләкләү яшь спортчылар өчен алга таба үсешкә этәргеч булды. Бу вакыйга күпләгән студентларны яңа спорт казанышларына илһамландырыр дип ышанабыз.
Нет комментариев