УРАМ турда Анатолий Кириенко һәм башка профессиональ тренерлар катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр.
Лаешта УРАМ культурасын яратучылар өчен чын бәйрәм — УРАМ туры узды.
Катнашучылар үзләрен BMX, самокат, скейтбордта, шулай ук воркаутта һәм паркурда сынап карый алдылар. Анатолий Кириенко BMX да шуу буенча мастер-класс уздырды, һәм егетләр шундук яңа трюкларны эләктереп алдылар.
«Экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү бик шәп!» —дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Анатолий. Ул катнашучылар белән эшләүдән ләззәт алуын һәм аларга яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итүен ассызыклады.
BMX, самокат, скейт, паркур һәм воркаут буенча оештыручылар һәм профессиональ тренерлар кергән УРАМ командасы урам спорт төрләрен популярлаштырырга омтыла.
Команда менеджеры Ольга Мокрушникова команданың миссиясе турында сөйләде: «Без Лаешта мастер-классларны уңышлы уздырдык. Барысы да хис-кичерешләр диңгезе һәм энергия заряды алдылар».
Мондый чаралар урам спорт төрләренә игътибарны җәлеп итәргә һәм яңа спортчыларны рухландырырга ярдәм итә.
Нет комментариев