Столбище авыл җирлеге предприятиеләре хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәттеләр
спорт

Столбище авыл җирлеге предприятиеләре хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәттеләр

Усады авылы лицеенда ГТО фестивале узды, анда “Бергауф Лаеш”, Казан аэропорты, “Буревестник” транспорт компаниясе, “Дорхан” ҖЧҖ һәм Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Командаларның катнашучылары үз-үзләрен аямыйча тартылдылар, сикерделәр, гер күтәрделәр, сыгылмалылыкта һәм көчтә ярыштылар. Һәркем яшькә һәм җенескә туры килгән нормативларны үтәде. Барысы да бу эшне уңышлы башкарды. Яшь дәрт һәм оптимистик караш ярдәм итте.

Әмма  иң яхшысы, “Аэропорт” командасы булып чыкты, ул барлык күрсәткечләр буенча беренче урынны алды. Икенче урында – авыл җирлеге башкарма комитеты, өченче урында – “Буревестник” командасы. Иң кыю, булдыклы һәм чыдам командаларны котлыйбыз. Алга таба да һәрбер киртәне җиңел һәм лаеклы итеп җиңеп чыгыгыз!

 


столбище Усады Лаеш районы

Нет комментариев