Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицееның укучысы Айдана Сакыйпова һәм аның тренеры Рөстәм Насыйбуллин югары спорт нәтиҗәләре өчен Лаеш районының «Туган як» якташлар җәмгыяте бүләкләренә лаек булды.
12 яшьлек Айдана Сакыйпова (24.11.2014 елгы) кыска вакыт эчендә илнең иң көчле яшь сумочылары арасына керде. Кстовода узган Бөтенроссия җәйге Гимназиадасында ул икенче урынны алды, ә Казанда һәм Володарскида узган Татарстан һәм Идел буе федераль округы беренчелекләрендә алтын медаль яулады.
Лицей директоры Гөлнур Габдуллина, Азат Гайнетдинов җитәкләгән якташлар җәмгыяте исеменнән, Айданага һәм аның тренеры Рөстәм Насыйбуллинга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Остазларның һәм туган якның ярдәме — җиңүләр нигезе.
Нет комментариев