Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Ата-аналар укучыларны ашату сыйфатын тикшерделәр

​​​​​​​Өченче “А” һәм алтынчы “А” сыйныфлары ата-аналар комитеты әгъзалары Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Лаешның №2 гомум белем мәктәбендә балаларны ничек ашатуларын тикшерделәр.

Уку йорты фойесына керү урынында ата-аналарның температураларын тикшерделәр, бахил кияргә һәм кулларны бактерияләргә каршы эремә белән эшкәртергә тәкъдим иттеләр. Заманча кафены хәтерләткән якты ашханәдә Анастасия Пажитнова һәм Румия Опаринаны 2нче мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина каршылады. Ул алар өчен мәктәпнең туклану блогы буенча экскурсия үткәрде.

Керү урынында стена буенда кул юу өчен салкын һәм җылы суы булган раковиналар урнаштырылган. Алар өстендә сыек сабын салынган дозаторлар, куллар өчен электр киптергечләр, янәшәдә -  кәгазь сөлгеләр. Стенада өстәрәк туклану турында төрле мәгълүмат һәм сыйныфларның мәктәп ашханәсенә килү графигы эленгән.

Бинада һаваны зарарлы бактерияләрдән чистартучы җайланма, телевизор эшли, ул күңелле мультфильмнар күрсәтә. Меню көн саен яңартыла.

-Безнең ашханәгә әзер иртәнге һәм төшке ашлар китерелә, шуңа күрә кухняда ике пароконвектор бар, аларда азык парда җылытыла. Аннан соң ашлар махсус “Мармит” тарату җайланмасына килә, ул аның температурасын саклый һәм суытмый, - дип билгеләп үтте Зөлфия Альфредовна.

Ризык блогында исләрне суырту системасы эшли, духовкасы булган ике газ плитәсе бар. Эшкәртү өстәлләре һәм савыт-саба юу урыны кулларны, савыт-сабаны һәм инвентарьны эшкәртү кагыйдәләренә ярашлы төстә чисталыкта тотыла.

Ашханәдә савыт-саба җитәрлек күләмдә. Юу цехында аларны юу өчен ешлык һәм савыт-саба юу машинасы бар. Суыткычлар һәм суыткыч камералар аерым урында. Ярдәмче бинада хезмәткәрләр бүлмәсе һәм санузел бар.

-Безнең ашханәдә барлык 487 укучыны кайнар азык белән тәэмин итү өчен барлык кирәкле җиһазлар бар, - дип басым ясады мәктәп директоры.

Мәктәп медсестрасы Рәсимә Мөбарәкшина җитәкчелегендә ризыкларның пробасы алынды һәм аны ата-ана комитетлары вәкилләре ашап карады. Менюда-  ит белән дөге, витаминлы чөгендер салаты һәм кипкән җиләк-җимеш компоты. Укучыларның әниләре тәкъдим ителгән ашларның тәм сыйфатларына уңай бәя бирделәр.

Кыңгырау чыңлады һәм беренче дәрестән соң ашханәгә тынгы белмәс беренче сыйныф балалары керде. Алар үз эшләрен белеп иң башта кулларын юдылар һәм киптерделәр, ә аннан соң җитди кыяфәттә өлкән сыйныф укучылары әзерләгән өстәл артына утырдылар. Балалар аш приборларын алдылар һәм тәмләп ашый башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев