Даруханәләр даруларга бәяне күтәрә аламы
Коронавирус пандемиясе татарстанлыларны үз сәламәтлекләренә күбрәк игътибар итәргә һәм даруханәгә ешрак йөрергә мәҗбүр итте.
Медицина препаратларының бәясе көйләнәме-юкмы дигән сорау иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде.
Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына (ЖНВЛП) дару препаратларын җитештерүчеләрнең факттагы җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сатудагы бәяне өстәүнең күләмнәре билгеләнде, НДСтан башка)
Бәя төркемнәре |
ЖНВЛП җитештерүчеләренең факттагы җибәрү бәяләренә күмәртәләп сатуга иң зур өстәмәләр |
ЖНВЛП җитештерүчеләренең факттагы җибәрү бәяләренә ваклап сатуга иң зур өстәмәләр |
50 сумга кадәр |
15% |
32% |
50 сумнан 500 сумга кадәр |
13% |
30% |
500 сумнан артык |
11% |
23,4% |
Дәүләт комитеты карары белән рәсми сайтта «Тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.
Чыганак - https://kt.tatarstan.ru/rus/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев