Җиләк җәннәте
Күп кенә бакчачылар һәм дачага кайтучылар өчен җиләк урагы өсте башланды.
Мул җиләк уңышы җыеп алу - бер ләззәт! Дөрес, берничә савыт тулганда, барысын да кая куярга дип уйлана башлыйсың. Менә шунда хәтеремә тирән яшеренгән әбиемнең кайнатма, компот, джем, повидло, как рецептлары искә төшә. Ә кайнатмада сироп сыек булмасын өчен, тәҗрибәле хуҗабикәләр соңгы кило-килоярым шикәр комын массаны уттан алганнан соң салырга киңәш итә.
Ә бакча җиләге һәм җир җиләге артыннан кура җиләге (аны бер-ике көннән җыярга кирәк), чия, ак, кызыл һәм кара карлыган, крыжовник чираты килә…
Кадерле хуҗабикәләр, банкалар, капкачлар, шикәр һәм бетмәс-төкәнмәсхезмәт сөючәнлегегезне әзерләгез! Барыгызга да мул уңыш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев