Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Исерек машина йөртүче 10 тәүлеккә сак астына алынды

​​​​​​​Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия хәбәр итә: суд карары белән Лаешта яшәүче Яковлев Алексей Анатольевич (08.07.1979 елгы) хөкем ителде.

Ул исерек хәлдә машинага идарә иткән. Өстәвенә, аның транспорт чарасына идарә итү таныклыгы булмаган.

Май аенда граждан Яковлев транспорт чарасына исерек килеш идарә иткәнгә җаваплылыкка тартыла. Транспорт чарасына идарә итүдән мәхрүм итү срогы 2019 елның 25 ноябрендә чыккан, әмма ир яңа йөртү таныклыгы алмаган. 30 мең сум күләмендәге штрафны да түләмәгән.

Барлык хәлләрне карап тикшергәч суд Алексей Яковлевны Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе 3 бүлегендә күздә тотылган административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев