Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Хәбирә Гыйбадуллина: мин прививкалардан курыкмыйм

Лаеш шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек хатын-кыз район үзәк хастаханәсе поликлиникасына коронавирустан кабат прививка ясатырга килде.

Кызы Венера Нуриәхмәтова сөйләвенчә, гаилә Лаешка Себердән ел ярым элек кенә килгән. Бүген – 12 мартта - Хәбирә Лотфулла кызы туган көнен билгеләп үтә. Кызы ире белән вакцинацияләүнең икенче этабын узганнар инде. Әниләре, алар үрнәгенә ияреп, прививка ясатырга булган, чөнки еш кына кунакка оныкчыклары - студентлар кайта, ә аларның аралашу әйләнәсе шактый зур.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника мөдире Лариса Орлова сөйләгәнчә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация 2020 елның 15 декабрендә башланган. Вакцина инде берничә тапкыр кайтарылган, аны теләгән һәр кеше ясатырга мөмкин. Моның өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул пациентны караячак һәм медицина документларын өйрәнәчәк. Тискәре күрсәткечләр булмаган очракта, кешене көтү битенә язалар. Вакцина кайтканда аңа телефон аша билгеләнгән вакцинация үткәрү датасы һәм вакыты турында хәбәр итәләр. Бу препаратны билгеле бер температурага кадәр җылыту зарурлыгына бәйле, чөнки вакцина беренче һәм икенче этаплар өчен аерым флаконнарда (төсе буенча төрле) туңдырылган рәвештә комплектлар белән кайта.

Хәзерге вакытта вакцинация Гам Ковид Вак (Спутник V) вакцинасы белән үткәрелә. Прививка өч атна тәнәфес белән ике тапкыр ясала. Теләсә кайсы кискен авыру яки хроник авыру кискенләшү төп тискәре як булып тора. Хроник авыру, кискенләшү булмаганда, бу вакцинация өчен тискәре күрсәткеч булып тормый. Нәкъ менә шундый авырулары булган кешеләр, коронавирус инфекциясе белән очрашканда авырмас өчен, яки аны җиңел формада кичерү өчен беренче чиратта вакцинацияләнергә тиеш. Прививка ясатучыларның яшь категориясе шактый төрле, әмма иң зур процентны 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә.

- Үзәк район хастаханәсе администрациясе эшләүче халыкны вакциналаштыруда ярдәм итү буенча район предприятиеләре һәм оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аларның кайберләре прививка ясатырга теләүчеләрнең исемлекләрен бирде инде. Без хезмәткәрләр җитәрлек күләмдә булганда, турыдан-туры предприятиегә чыгарга һәм вакциналаштырырга әзер, - дип ассызыклады Лариса Николаевна. - Районның ике торак пункты (Кече Елга һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы) ФАПларында табибның баруы белән вакцинация үткәрелде инде.

Узган елның декабреннән алып хәзерге вакытка кадәр безнең районда бу вакцинага бернинди җитди тискәре эффект та теркәлмәгән. Кешеләр шикаять белән мөрәҗәгать итмәгән. Вакцинацияләнүчеләр арасында сораштыруга ярашлы төстә, бу, күп дигәндә - укол урынында зур булмаган авырту. Сораштырылучыларның өчтән берендә, прививкадан соңгы көннең беренче яртысында температураның якынча 37,4 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелгән. Бернинди көчле реакция дә булмаган - кешеләрнең организмы вакцинацияне яхшы кичерә.

Белешмә өчен:

2021 елның 10 мартына 930 доза «Гам Ковид Вак» («Спутник V») вакцинасы алынган.

Прививка ясалган - 799 доза

Көтү битендә 200дән артык кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев