Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаешлыларга наркоманиянең куркыныч булуын искәрттеләр

​​​​​​​Район үзәге урамнарында “Наркотикларсыз тормыш” акциясе булды, ул халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланды.

Акцияне “Алтын көз” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  “Яхшылык юлыннан” отряды волонтерлары белән берлектә оештырды. Аның төп максаты җәмәгатьчелек игътибарын наркотиклар куллануга бәйле проблемаларга җәлеп итү, наркотик бәйлелекне кисәтү, психотроп матдәләр куллануга каршы тору һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Волонтерлар һәм бүлек белгечләре чираттагы тапкыр наркоманиянең  организмны, психиканы, кешенең тормышын җимерүче каты авыру булуын искәрттеләр, шулай ук спортны, гомерне саклауны сайларга, сау-сәламәт шәхес булып калырга өндәделәр. Лаеш шәһәрендә яшәүчеләргә урамнарда наркотиклар куллану нәтиҗәләре сурәтләнгән буклетлар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешлыларга наркоманиянең куркыныч булуын искәрттеләр