Орёл авылында сәламәтлек бәйрәме: дәрте барның — дөньясы якты!
сәламәтлек

Орёл авылында сәламәтлек бәйрәме: дәрте барның — дөньясы якты!

Бүген Орёл мәктәбе чын спорт һәм дуслык үзәгенә әверелде. 7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, авыл китапханәсе, мәктәп һәм мәдәният йорты бергәләп балалар өчен онытылмаслык «спорт квесты» оештырды. Бу хакта редакциябезгә Вера Курынцева хәбәр итте.

Сәламәтлек — ул безнең иң зур байлыгыбыз, бәхетле киләчәккә салынган нигезебез. Орёл мәдәният хезмәткәрләре балаларда спортка мәхәббәт уятуны үзләренең изге бурычы дип саный. Бүген мәктәпнең спорт залында бары тик ярыш кына түгел, ә чын күңел ачу, энергия һәм сәламәтлек бәйрәме узды.


Нет комментариев