Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Районда медицина экстремаль шартларда сынатмады

Узган елда районның медицина учреждениеләре, бар сәламәтлек саклау системасы кебек аврал режимда эшләде.

Медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор белгечләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны бер хәлдә тота һәм үз вакытында медицина ярдәме күрсәтә алдылар.

2020 елның октябреннән үзәк район хастаханәсе базасында 44 ятакка исәпләнгән ковид госпитале булдырылган. Яңа коронавирус инфекциясен кичергән авыруларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү максатыннан иганәче “ПолиМИКС Казан” ЧҖҖ” акчаларына 355 мең сумга тиз арада кирәкле медицина җиһазлары сатып алынган.

Ел дәвамында COVID-19 белән авырган һәм алар белән элемтәдә булган 2043 кеше медиклар күзәтүенә алынган. Шулар арасыннан амбулатор дәвалануда булган 1310 кешегә 6 миллион 7 мең сумлык дару препаратлары өйләренә илтелгән.

Хәл катлаулы булуга да карамастан, 2021 елда район демография буенча күрсәткечләр рейтингында дүртенче урын алган. “Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында “Алтын көз” үзәге белгечләре махсус машинада ерак авылларда яшәүче 1464 өлкән кешене үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүенә алып килгәннәр. Район ФАПлары базасында “Яхшылык авылга” акциясе кысаларында Казан медик-волонтерлары яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр һәм халыкны табиблар кабул итте.

Районда 42 медицина учреждениесе сәламәтлек саклау хезмәте күрсәтә. Отчет чорда аларның матди-техник базасын яхшырту буенча эш дәвам ителгән. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Шуран авылында фельдшерлык-акушерлык пунктының модульле бинасы төзелгән, ә сәламәтлек саклау тармагының беренче буынын модернизацияләү федераль программасы кысаларында Рождествено табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланган. Агымдагы елда сәламәтлек тармагын модернизациялләү кысаларында 16 миллион сумлык заманча медицина җиһазлары кайткан. Хәзерге  вакытта район дәвалау учреждениеләрендә 382 медицина хезмәткәре эшли. 2021 елда эшкә 11 табиб килгән, шул исәптән бишесе – “Земский доктор” программасы буенча.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев