Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Табиблар туктаусыз эшлиләр

​​​​​​​COVID-19 пандемиясе кулларында меңнәрчә кешенең гомере булганда медикларның ролен тулысынча ачыклады.

Сезнең игътибарга коронавирус белән авырган һәм табиблар, медсестраларның игътибарын һәм кайгыртуын үзендә тойган Лаешта яшәүче интернат-мәктәпнең директор урынбасары Людмила Пылаева сөйләгәннәрне тәкъдим итәбез.

Ковид, авыру, тернәкләнү – боларның барысы әле дә башымда. Ә тагын... “рәхмәт”.

Авырудан соң шактый вакыт үткән кебек, ә менә курку, истәлекләр тынгы бирми. Мин бу авыру миңа да тияр дип уйламадым да.

Уку елы башланыр алдыннан, барлык коллегаларым кебек, мин дә COVID-19дан прививка ясаттым. Әмма... Вирус мине аямады!

Авырганчы бар кеше кебек мин дә авырган кешеләр яки авыручылар язганнар белән кызыксындым. Моның булмавы турында, ялган булу турында күпме фикерләр укыдым. Бу үзенә яки якыннарына кагылмаган кешеләр генә шулай уйлый, моны үзең үтү кирәк. Нәрсәләр кичерүем турында сөйлисем килми... Бәхеткә каршы, болар артта калды!

Бүген чын күңелемнән алар тырышлыгы, ярдәме белән күкрәк тутырып сулавым һәм һәр яңа көнгә шатлануым өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Профессионализмы һәм үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән дәвалучы табибым Элдар Идрисовка ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Мине дәвалаган вакытта ул дәвалауга җитди карады, игътибарлы булды. Минем зарлануларымны тыңлагач ул минем организмымны һәр яклап, җентекләп тикшерде. Дәвалау планы, тәртибе һәм аның барышы турында миңа җиткерде. Һәм аның эш нәтиҗәсе буларак – ул билгеләгән дәвалау үзен уңай яктан күрсәтте. Ул һәрчак минем белән элемтәдә торды.

Шәфкать туташы Эльвира Гыйрфановага минем проблемаларга кешеләрчә мөнәсәбәте, авыруым чорында мине барлык процедураларга озатканы өчен чын күңелдән чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

Поликлиника коридорлары авырулар белән тулы. Табиблар туктаусыз эштә: поликлиникада кабул итәләр, өйләргә баралар. Ә без, коридорда утыручылар, үзебезгә игътибар таләп итәбез,кайчакта дарудан да ныграк тәэсир итә торган сүзләр ишетәсебез килә. Шәфкатьле табибларыбыз, сезгә бу кадәр көч, оптимизм, белемнәр, игътибар һәм хәлгә керә белү каян килә!

Беләсезме, безнең барыбыз дучар булган бу хәлдә иң мөһиме – кеше булып калу.Табиблар, медсестралар, кече медицина хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләр, үз тормышларын куркыныч астына куеп, безне коткаралар. Шуңа күрә без аларга рәхмәтле булырга тиешбез.

-Авыру тормышны “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га үзгәртә, - диләр авыруны җиңгәннәр. “Кызыл зона”да булганнан соң, бу куркыныч авыруны җиңгәч, күп нәрсәгә башкача карыйсың, үз сәламәтлегеңә дә игътибарны арттырасың. Монда инде прививка ясатыргамы, ясатмаскамы дигән шик калмый!

Андрей Малаховның көн саен әйткән: “Үзегезне һәм үзегезнең якыннарыгызны саклагыз!” дигән сүзләрендә нинди зур мәгънә ята.

Үзләрен “кызыл зона”дан алып чыккан, аларны аякка бастырган, коронавирус дигән үлем чиреннән йолып алучыларга матур, җылы сүзләр әйтергә теләүчеләр күптер дип уйлыйм.

 Языгыз, без сезнең районыбыз медиклары турындагы җылы сүзләрегезне газетада урнаштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев