Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Табиблык амбулаториясендә капремонт төгәлләнеп килә

​​​​​​​Лаеш районының Рождествено табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу объект сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасына кергән. Ул илебездә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла.

1972 елда төзелгән бер катлы бинаның түбәсен алыштырдылар, агач идәннәрне алдылар, плитә җәйделәр, электр үткәргечләрне алыштырдылар, диодлы лампочкалар куйдылар. Котельныйга газ белән эшләүче яңа автомат казан алынган, җылыту системасы тулысынча алыштырылган, кайнар су өчен бойлер урнаштырылган, җилләтү системасы яңартылган. Амбулаториядә  янгынга каршы тавыш белән кисәтә торган система бар. Бинаның эчендә һәм тышкы ягында видеокамералар җиһазланган.

Амбулаториягә 8 фельдшерлык- акушерлык пункты беркетелгән,  ул  5 меңгә якын кеше яшәгән 13 авылга хезмәт итә. Ремонт эшләре баруга да карамастан, авыруларны кабул итү туктамаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев