Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Яки вакцина ясатабыз, яки авырыйбыз

​​​​​​​Ковидтан прививка ясатыргамы яки юкмы икәнлеге турында карар кабул итү шәхси эш булудан туктый.

Лаеш районында коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуы турында без Лаеш үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Марина Идрисова белән сөйләшәбез.

Марина Александровна, хәзер районда прививкалар ясау кампаниясе актив бара. Халыкның кайсы төркемнәренә прививкаларны беренче чиратта ясатырга киңәш ителә?

- Вакцинация, беренче чиратта, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кирәк. Бу төркем халык коронавирус авыруына аеруча бирешә.

Нинди дә булса чикләүләр бармы?

- Чикләүләр бар. Бу - йөклелек, кискенләшү стадиясендәге хроник авырулар. Кискен респиратор авырулар.

Прививка ясатучы прививка алдыннан прививка ясатырга ярамый торган ниндидер авырулар булуын хәбәр итәргә тиешме? Яки бу – чикләүләрне тикшерү - медицина хезмәткәрләренең җаваплылыгымы?

- Прививка алдыннан анкета тутырыла, анда булган авыруларны күрсәтергә кирәк. Табиб терапевт тарафыннан карау үткәрелә. Кирәк булганда, өстәмә лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Безнең районда ковидка каршы нинди төр прививкалар кулланыла? Аларның үзенчәлекләре нинди һәм алар халыкның кайсы төркемнәре өчен билгеләнә?

-Без ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы складыннан килә торган вакциналар кулланабыз. Бу - «Спутник V» («ГамКовидВак») һәм «ЭпиВакКорона». Алар вакцинаны саклау ысулы белән аерыла. Әйтик, “ГамКовидВак” медицина туңдыру камерасында саклана. "ЭпиВакКорона" - медицина суыткычында +2+8 градус температурада.

Районда вакцинацияне күпме кеше үтте инде?

- 2021 елның 9 июненә республика прививка ясау планын 22,3%ка үтәде. Безнең районда планлаштырылганның 18,7% ы күләмендә прививка ясалган. 2021 елның 16 июненә 4098 кеше прививка ясаткан. Көнгә уртача 200 кешегә прививка ясыйбыз: 100е - беренче вакцина һәм ала, 100е - икенчене.

Марина Александровна, ни өчен коронавирустан прививкалар ясарга киңәш итәләр?

- COVID-19га каршы иммунитет булдыру өчен вакцина ясатырга кирәк. Хәлнең тотрыклылыгы турыдан-туры халыкны вакциналаштыру темпларына бәйле. Бары тик ул гына республика халкының җитәрлек иммунизациясенә йогынты ясарга мөмкин. Вакциацияләнгәннәрнең проценты югарырак булган саен, коронавирус таралуны тоткарлау мөмкинлеге дә күбрәк. Бу чикләүләр кабул итүне булдырмаска ярдәм итәчәк фактор. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның сүзләрен китерәм: "Бөтен дөнья вакцинациядән курыкмый, ә безнең халык сәбәпләрне таба - чиплану, билгеле бер вакцина төрен көтү яки тагын да заманча препарат төрен көтү. Безнең ике юл бар - яки вакцина ясатабыз, яки авырыйбыз».

Белешмә өчен.

2021 елның 15 июненә Татарстанда халыкның 11,1%ы ковидтан прививка ясаткан. Көнгә 5200дән артык кеше вакцинацияләнә. Бу ил буенча уртача күрсәткеч. Прививканы халыкның 5% тан кимрәге ясаган төбәкләр дә бар (Дагыстан - 2,86%, Чечня - 4,81%). Вакцина ясаткан гражданнар саны буенча Чукотка (27,24%) һәм Ямал-Ненец автоном округлары (20,44%) алда бара. (Чыганак: - https://gam-kovid-vak.ru/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яки вакцина ясатабыз, яки авырыйбыз