«Тун» астындагы селедкадан туйгансыз икән, икенче катламлы салат әзерләргә тәкъдим итәм. Бер дә ким түгел.
«Генерал» салаты өчен безгә пешкән ит, пешкән йомырка, пешкән чөгендер һәм кишер, уылган сыр, сарымсак һәм майонез кирәк булачак.
Итне вак итеп турыйбыз һәм аңа бер-ике кисәк сарымсак уабыз. Бераз майонез өстәп болгатабыз. Аннары катламнар әзерлибез: барлык ингредиентларны угыч аша чыгарабыз.
Салат савытына ит, сыр, йомырка, кишер, чөгендер катламнарын салабыз. Һәр катламга майонез сылыйбыз. Суыткычта бераз тотсак тагын да тәмлерәк була.
Һәм ләззәтләнегез!
Нет комментариев