Ташкабак: тиз, тәмле һәм файдалы!
тәмле һәм туклыклы

Ташкабак: тиз, тәмле һәм файдалы!

Ташкабак — диетик продукт кына түгел, ә төрле ризыклар әзерләү өчен бик яхшы ингредиент та.

 

Бүген без сезгә ташкабактан бер рецепт тәкъдим итәбез, ул сезнең менюга бик яхшы өстәмә булачак.
Ингредиентлар:
• 2 кечкенә ташкабак; 
• 1 эретелгән сыр;
• 2 пешкән йомырка; 
• 1 помидор;
• 1 сарымсак теше, 
• тоз, борыч;
• 1 аш кашыгы майонез; 
яшеллек — теләк буенча.
Әзерләү:
Ташкабакларны боҗралар итеп турагыз, тоз сибегез һәм беразга калдырыгыз.
Башта онга, аннары йомыркага манып, аларны ике яктан да кыздырыгыз.
Эчлек әзерләгез: эретелгән сырны, пешкән йомырканы, помидорны, сарымсакны ваклагыз, теләсәгез тәмле үләннәрне сибегез һәм тоз, борыч, майонез өстәп болгатыгыз.
Эчлекне кыздырылган ташкабак кисәкләренә салыгыз һәм икенчесе белән каплагыз. Әзер закусканы яшеллек белән бизәргә була.
Ташкабактан мондый ашау тәмле генә түгел, файдалы да. Ташкабакларда витаминнар һәм минераллар күп, ә калорияләр аз. Безнең рецептны кулланып карагыз һәм моңа үзегез инаныгыз!
Тәмле булсын!


Ташкабак: тиз, тәмле һәм файдалы!

Нет комментариев