Китапханәдә «Дуслык хороводы» пәйда булды
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Китапханәдә «Дуслык хороводы» пәйда булды

Россия халыклары бердәмлеге елы Үзәк балалар китапханәсенең уку залында якты итеп бизәлгән «Дуслык хороводы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

Бу хакта редакциягә Үзәк балалар китапханәсе мөдире Елена Маракина язды.
Борыңгыдан Россия үз территориясендә яшәүче халыкларның күптөрлелеге белән дан тота. Аларның һәрберсе үз тарихы, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм дине белән горурлана ала. Һәр халык үз телендә сөйләшә. Чиксез Ватаныбызның мәйданы никадәр киң булмасын, аның куәте һәм көче үз җирендә яшәүче халыкларның тынычлыгында һәм татулыгында чагыла.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият Лаеш районының төп халыклары — руслар, татарлар, чуашларның тарихи-мәдәни мирас байлыгын ача. Илебез халыкларының мәдәни һәм тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле истәлекле урыннар «Великая Россия» һәм «Атлас культур и религий народов России» китаплары битләрендә тәкъдим ителгән. Күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеге турында В. Степановның «Российская семья» шигыре юллары сөйли.
«Халыклар әкиятләрендә дуслыкка һәм тынычлыкка ышаныч яши» — бу бүлекнең исеме Лаеш районында яшәүче халыкларның әкиятләрендә, легендаларында, былиналарында һәм авыз иҗаты әсәрләрендә чагылган мирасын бик яхшы характерлый.
Балалар өчен бизәлгән «Наш Филиппок» журналы битләрендә, «Россия халыклары әкиятләре» рубрикасында, яшь укучылар Вологда, Коряк, Якут, Бурят халык әкиятләре белән танышачак. Бу әкиятләр балаларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмыйча, аларны кулланылыштан чыккан иске сүзләр (клёцки, корчага, батог һ.б.) белән де таныштырачак.
Театр сәнгате, милли кием тарихы, милли ашлар, кече Ватаныбыз халыкларының биюләре һәм җыр иҗаты «Күп йөзле Татарстан» бүлегендә Гай Таһиров, М. К. Завьялов, Ю. А. Благов һәм башкаларның китапларында урын алган. Халык әкиятләре сюжетлары буенча балалар ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәгә якты өстәмә булып тора.
Рус халкының мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган «Заветы доброй старины» күргәзмә-экспозициясе балаларны бай мирас белән таныштыруда зур ярдәмче булып тора. Экспозициядәге әдәбият һәм көнкүреш әйберләре ярдәмендә балалар борынгы заманда кешеләрнең ничек яшәве турында мәгълүмат алып кына калмыйча, үзләрен крестьян, пешекче яки гореф-гадәтләрне саклаучы ролендә дә сынап карый алалар.


Нет комментариев