«Сәламәт буын» («Здоровое поколение») Усад күппрофильле лицеенда чын спорт дәрте кайнап торды.
Лицей базасында кече яшьтәге укучылар арасында «Зарница 2.0» уены узды. Сынауларда Лаеш районының 12 командасы катнашты. Этаплар чын-чынлап җитди иде: саф әзерлеге, тактик биремнәр, медицина һәм тарих белеме сыналды.
«Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында яшь катнашучылар җиңүгә омтылыш, искиткеч физик әзерлек, бердәмлек һәм командада эшли белү сәләтен күрсәттеләр. Балалар ярышып кына калмады, ә үзләренең характерларын, дисциплиналарын һәм уртак нәтиҗә өчен тырышырга әзер булуларын исбатладылар. Бу — тырыш күнегүләр, үзара ярдәмләшү, җаваплылык һәм чын команда рухы нәтиҗәсе.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча:
1 урын — «Пламя» хәрби-патриотик клубы (Академик В.И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбе).
2 урын — «Вова абый отряды» / «Отряд дяди Вовы» («Сәламәт буын» Усад күппрофильле лицее).
3 урын — «Державинчылар» / «Державинцы» (Г.Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицее).
Алдыда — урта һәм өлкән яшьтәге төркемнәр арасындагы кызыклы ярышлар. Алтын алучы «Пламя» отряды исә 2026 елның 18 апрелендә Казанда узачак "Зарница«ның зона этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
Фото: Лаеш районы «Беренчеләр хәрәкәте»
Нет комментариев