Ата-аналар, балалар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бөтен көчләре белән Ватанны саклаучыларга ярдәм итәләр.
Өлкәннәр һәм балаларның уртак тырышлыгы белән медикаментлар, якташ-хәрбиләребез өчен җылы әйберләр һәм азык-төлек җыелды. Җыелган гуманитар ярдәм тартмаларын Лаеш «Балыкчылык туганлыгы» җитәкчесе Юрий Салминга тапшырдылар. Аннары Юрий Николаевич җыелган әйберләрне махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүче егетләребезгә тапшырачак.
Фото: Лаешның «Рябинка» балалар бакчасы
Нет комментариев