Легендар шәхес сайлауда: Атабайда яшәүче Илдар Галимуллин үз тавышын бирде
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Легендар шәхес сайлауда: Атабайда яшәүче Илдар Галимуллин үз тавышын бирде

Лаеш районының Атабай авылындагы сайлау участогында Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, гомерен туган җиренә багышлаган һәм бүген җәмгыятьтән читтә калмый торган үрнәк шәхес — Илдар Галимуллин тавыш бирде.

Ул 1935 елның 20 октябрендә Атабай авылында туган, бала чагы сугыш чорына туры килгән: сигез яшеннән үк олылар белән беррәттән печән чапкан, җир сөргән, ат җиккән һәм Җиңү өчен хезмәт иткән.

1955 елда комсомол юлламасы белән Чирәм җирләрне үзләштерергә юл тота, анда механизатор булып эшли һәм социалистик ярышлар башлап җибәрә — бу фидакарь хезмәте өчен ул шундый югары дәүләт бүләкләренә лаек була. Бер айдан хөрмәтле якташыбызга 91 яшь тулачак, һәм аның бу адымы  барыбыз өчен дә зур үрнәк.

Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 18-20 сентябрь көннәрендә уза, сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Сез дә читтә калмагыз — сайлау участокларына килеп, туган ягыбыз һәм илебез киләчәге өчен үз тавышыгызны бирегез.


Нет комментариев