МХО катнашучысы Лаеш районы юнармиячеләренә үз хезмәте турында сөйләде
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

МХО катнашучысы Лаеш районы юнармиячеләренә үз хезмәте турында сөйләде

Яңа уку елында Комлы Ковал мәктәбендә «Гаҗәеп кешеләр янәшәдә яши» дигән очрашулар циклы планлаштырылган.

Ел дәвамында мәктәптә МХО катнашучылары, хезмәт ветераннары һәм тормыш юллары үрнәк алырлык башка кызыклы кешеләр белән очрашулар уздырылачак. Нәкъ менә шушы циклның беренче чарасы булып МХО катнашучысы, Комлы Ковал мәктәбен тәмамлаучы Ф. С. белән очрашу узды. Ул пешекче булып хезмәт итә, Курск өлкәсен саклаучы бригада хәрбиләрен тукландыра. Хәрби хезмәткәр үзенең хезмәте турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар сөйләде.

Фото: Комлы Ковал мәктәбе


МХО катнашучысы Лаеш районы юнармиячеләренә үз хезмәте турында сөйләде

Нет комментариев