Авыл клубы мөдире Раушания Кашапова авылда Әфган һәм Чечен сугышлары ветераннарын искә алу көнен ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде.
Чара 14 февральдә җирле мәктәп белән берлектә узды.
Укучыларның Әфган сугышының барлык авырлыкларын күргән ветеран Камил Миңнегалим улы Шакиров белән очрашуы төп вакыйга булды. Укучылар кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алды.
Очрашу программасына шигырьләр һәм җырлар кертелгән иде. Раушания Кашапова сүзләренчә, бу мизгелләр катнашучыларның йөрәкләрендә озакка калачак.
Нет комментариев