Лаеш районы вәкилләре беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионатта катнашты
Кече Елга мәктәбе укучылары төбәк чемпионатында көч сынашты. Командада биш укучы булды, җитәкчеләре – Гөлүсә Сөнгатова иде
Район данын Газиз Бәләйев, Мәдинә Гыйнатуллина, Сәйдә Гайнетдинова, Минтимер Гыйнатуллин һәм Ринас Фәттахов яклады. Чемпионатның программасы бик тыгыз булса да, якташларыбыз барлык биремнәрне уңышлы башкарып, беренче ярдәм күрсәтү буенча яхшы күнекмәләрен күрсәтте. Укучылар катлаулы хәлләрдә үзләрен сынаудан курыкмады, үзләрен сабыр һәм җаваплы тотты.
Гөлүсә Миннулла кызы команданы әзерләүгә зур көч куйды һәм һәр этапта укучыларга ярдәм итте.
Фото: Кече Елга мәктәбе
Нет комментариев