«Ел водителе» исеменә бәйге җиңүчеләре билгеләнде
Төбәк яңалыклары

«Ел водителе» исеменә бәйге җиңүчеләре билгеләнде

«Транснефть – Прикамье» АҖдә ел саен үткәрелә торган «Ел водителе» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең максаты — шофер һөнәрен популярлаштыру, машина йөртүчеләрнең белемен һәм күнекмәләрен камилләштерү, куркынычсыз йөртү культурасын арттыру һәм юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәүгә кызыксындыру.

Катнашучыларның эшчәнлеген бәяләү

2026 елның иң яхшы машина йөртүчеләрен эксплуатация мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Олег Бикмухаметов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе билгеләде. Катнашучыларның эшчәнлеген бәяләгәндә квалификация классы, төрле транспорт чараларын йөртү тәҗрибәсе, гомуми йөреш һәм транспорт белән идарә иткәндә руль артында үткәрелгән вакыт исәпкә алынды.

«Елның җиңел автомобиль йөртүчесе» номинациясендә Александр Сабанов җиңүче булды. «Елның йөк автомобиле йөртүчесе» дип Марат Галимов танылды, ә «Елның автобус йөртүчесе» номинациясендә Евгений Меркушин җиңде.

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне генераль директор Александр Меджитов тапшырды.

«Ел водителе» бәйгесе «Транснефть – Прикамье» АҖнең кадрлар сәясәтенең бер өлеше булып тора. Ул машина йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыруга һәм хезмәткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.


«Ел водителе» исеменә бәйге җиңүчеләре билгеләнде

Нет комментариев