Татарстан Халыклары дуслыгы парады 12 июньдә Казанда һәм республика районнарында узачак
Төбәк яңалыклары

Татарстан Халыклары дуслыгы парады 12 июньдә Казанда һәм республика районнарында узачак

2025 елда Халыклар дуслыгы парады территориясен киңәйтергә планлаштырулары турында республика халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар хәбәр итте.

Фото: > Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

— Быел без акцияне киңәйтергә һәм парадны республика районнарында уздырырга планлаштырабыз, анда Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләре актив эшли. Форсаттан файдаланып, биредә булган муниципалитет вәкилләреннән инициативаны хуплауларын һәм актив рәвештә эшкә керешүләрен сорыйбыз, — диде Диләрә Дамар.
Парадта ел саен милли-мәдәни автономияләр һәм аларның яшьләр бүлекләре, иҗат коллективлары һәм чит ил студентлары катнаша. Алар белән бер рәттә — республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары. Парадта катнашучылар Татарстан башкаласының үзәк урамнары буйлап патриотик җырлар җырлап узалар.


Татарстан Халыклары дуслыгы парады 12 июньдә Казанда һәм республика районнарында узачак

Нет комментариев