Ветераннар гаиләләренә ярдәм: Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды миссиясен киңәйтү
Ватаныбыз сагында торучыларга ярдәм итү өчен оештырылган «Ватанны саклаучылар» фондына ике ел тула.

Фонд 2023 елның 3 апрелендә Президент Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган.
Фонд белән статс-секретарь — РФ оборона министры урынбасары вазыйфасын биләүче Анна Цивилева җитәкчелек итә. Нигез салынганнан соң ике ай узгач фонд филиаллары бөтен Россия буенча үз эшләрен башлады.
Татарстанда 2023 елның 1 июнендә үз ишекләрен ачкан филиалны Гүзәл Удачина җитәкли.
«Ватанны саклаучылар» фондының Лаеш районы буенча Татарстан филиалының социаль координаторы — Владимир Яковлев.
Узган ел һәм ун ай эшләү дәверендә социаль координаторлар 49 меңнән артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән, шуларның 95% ы уңышлы хәл ителгән.
— «Ватанны саклаучылар» фонды үзен нәтиҗәле һәм кирәкле структура буларак күрсәтте, — дип билгеләп үтә Гүзәл Удачина. — Ул махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтүдә төп роль уйный, аларга җәмгыятьтә җайлашырга һәм нормаль тормышка кайтырга ярдәм итә. Без эшебезне дәвам итәбез һәм үз алдыбызга илебезне саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча яңа бурычлар куябыз.
Фонд хезмәткәрләре МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле түләүләрне һәм ташламаларны алуда, медицина һәм социаль реабилитация узуда, дарулар белән тәэмин итүдә һәм психологик яктан ярдәм күрсәтәләр. Алар шулай ук реабилитацияләүнең техник чараларын алуда, квалификацияләрен үзгәртүдә һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтәләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән ветераннар өчен торакны җайлаштыралар.
«Ватанны саклаучылар» фонды РФ Оборона министрлыгы белән шәхси хәрби компанияләр сугышчылары өчен хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын рәсмиләштерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә.
Агымдагы елның мартында Россия Президенты Владимир Путин фондны булдыру турындагы Указга үзгәрешләр кертте, аның эшчәнлеген махсус операциядә хәбәрсез югалган катнашучыларның гаилә әгъзаларына кадәр киңәйтте.
Хәзер фондның барлык төбәк филиаллары рәсми рәвештә хәбәрсез югалган яклаучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтә, аларга социаль ярдәм һәм түләүсез юридик ярдәм алуда булыша ала.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бу килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм безнең яклаучыларга һәм аларның якыннарына максатчан ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев