төбәк яңалыклары

Ана капиталы һәм балалар белем алуы: Татарстанда 50 меңнән артык гаилә бу мөмкинлекне сайлаган

Баланы укыткан өчен түләү — ана (гаилә) капиталы программасыннан файдалануның иң актуаль һәм таләп ителгән юнәлешләреннән берсе булып кала. Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасында 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларын укытуга тоткан.

Акчаны нинди максатларга юнәлтеп була?

Программа мөмкинлекләре мәктәп яки югары уку йортларында укыган өчен түләү белән генә чикләнми. Ата-аналар әлеге акчаларны түбәндәге хезмәтләр өчен түләүгә куллана ала:

Балалар бакчасына йөртү (тәрбияләү һәм карау хезмәтләре);
Өстәмә белем бирү (түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗади студияләр, чит телләр курслары);
Автомәктәптә белем алу.


«Төп шарт үзгәрешсез кала: акча күчерелә торган мәгариф оешмасының тиешле эшчәнлек алып баруга гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда ана капиталы күләме:

728 921 сум — беренче бала туганда;
963 243 сум — икенче яисә аннан соңгы балалар туганда (әгәр моңа кадәр ана капиталы алу хокукы булмаган булса).

Гаризаны ничек тапшырырга?

Ата-аналар гаризаны ике ысул белән юллый ала:

Онлайн форматта (Дәүләт хезмәтләре порталы аша);
Шәхсән барып — Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә тапшырырга мөмкин.

Каян өстәмә мәгълүмат алырга?

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре, социаль ярдәм чаралары һәм түләүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат түбәндәге чыганакларда урнаштырылган:

СФРның рәсми сайтында;
Социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм.

Гражданнар өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен бердәм контакт-үзәк операторларына шалтырата ала:
📞 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе — 24/7 эшли, шалтырату бушлай).

 


Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларына белем бирүгә файдаланды

Нет комментариев