Чара Татарстанда яшәүчеләргә телефон аша, интернет аша һәм банк операцияләрендә караклыкның заманча ысуллары турында мәгълүмат бирү максатында оештырылды.

Ни өчен бу мөһим?
Адвокат һәм «Хокукый башкала» юридик бюросының эксперт-хокук бүлеге җитәкчесе Ленар Сираҗетдинов билгеләп үткәнчә, мошенниклык торган саен катлаулана бара. Корбаннар ешрак балалар була.
Белгеч ассызыклаганча, элек интернет-мошенниклык очраклары хәзерге кебек киң таралган булмаган. Мошенниклар яңа хәйләләр куллана, мәсәлән, аудиохәбәрләрдә тавышны үзгәртү.

Балаларны алдауның нинди схемалары киң таралган?
Балаларны алдауның иң киң таралган схемалары арасында телгә алынган:
• телефон шалтыратулары аша куркытулар;
• уеннарда ялган призлар (Roblox, Minecraft, Standoff);
* зарарлы программалар урнаштыру; мессенджерлар аша мошенниклык.
Интернет-мошенниклыктан үзеңне ничек якларга?
Ленар Сираҗетдинов үзеңне интернет-мошенниклыктан ничек сакларга икәнлеге турында берничә киңәш бирде:
спам-шалтыратулардан саклануны кертергә (бу функцияне күп кенә элемтә операторлары тәкъдим итә); теләмәгән шалтыратулардан саклану өчен телефонга махсус программа урнаштырырга;
ике факторлы аутентификацияне көйләргә; балаларга полиция яки табибларның алардан акча таләп итә алмавын аңлатырга.
Куркыныч зонасында балалар гына түгел, ә ышанучан һәм технологияләрне һәрвакытта да күзәтеп өлгерә алмаган өлкән яшьтәге кешеләр дә бар.
Исегездә тотыгыз, җинаять (интернет-мошенниклык) РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча квалификацияләнә. Зыян күләме һәм җинаятьтә катнашучылар саны квалификациягә һәм җәзага йогынты ясый.
Интернетта уяу һәм сак булыгыз!
Нет комментариев