Республикада кайбер өлкәләрдә мигрантларның эшен тыю 2026 ел ахырына кадәр озайтылды.
Сүз икътисадый эшчәнлекнең түбәндәге төрләре турында бара:
• саклау хезмәтләре, шул исәптән хосусый хезмәтләр,
• куркыныч йөкләр ташу,
• финанс хезмәтләре күрсәтү (иминият хезмәтләреннән һәм пенсия белән тәэмин итүдән тыш),
• финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек,
• хокук һәм бухгалтерлык исәбе өлкәләрендә хезмәт күрсәтүләр,
• ветеринария,
• техниканы һәм көнкүреш әйберләрен ремонтлау,
* комарлы уеннар һәм лотереяләр оештыру,
• такси һәм машина йөртүче белән авто арендалау,
• иминиятләштерү, яңадан иминиятләштерү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэмин итүдән тыш).
Бу карар мәшгульлекнең билгеле бер өлкәләрен җайга салуга юнәлдерелгән һәм төбәктәге хезмәт базарына йогынты ясарга мөмкин.
Нет комментариев