Татарстанның ЮХИДИ «Каршы полоса» операциясен үткәрә
төбәк яңалыклары

Татарстанның ЮХИДИ «Каршы полоса» операциясен үткәрә

Операция кысаларында дүрт көн эчендә 153 тәртип бозучы тоткарланган. Мондый хокук бозулар юл хәрәкәте иминлегенә җитди куркыныч тудыра.

Автор фотосы.
Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре "Каршы полоса"профилактик операциясен үткәрә. Аның максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозулар санын киметү. Операция 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Аварияләр статистикасы
2025 елда каршы як полосага чыгу аркасында республикада 54 авария булган. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 28 кеше һәлак булган, ә 92се җәрәхәтләр алган.

Хокук бозган өчен җәза
ЮХИДИ каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки ярты елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, дип искәртә. Кабат бозу очрагында машина йөртүче бер елга хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез һәм юлда игътибарлы булыгыз!


Татарстанның ЮХИДИ «Каршы полоса» операциясен үткәрә

Нет комментариев