Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Әтнә, Әгерҗе, Сарман, Яшел Үзән районнарында депуталарны өстәмә сайлау уза

Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

 

Бүген Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутаталар сайлау буенча өстәмә сайлау көне билегләнгән. Өстәмә сайлау Әтнә, Әгерҗе, Сарман һәм Яшел Үзән районнарында бара. Республикада бүген үзара салым буенча референдумнар үткәрелә. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Сайлау пунктлары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

 Үзара салым буенча референдумнар 43 муниципаль районның 844 җирлегендә үтәчәк.

 "Барлык участоклар да технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шул исәптән, машина укый торган кодлы беркетмәләр ясау өчен кулланыла торган технологияләр белән дә", - дип җиткерә матбугат хезмәте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләрен.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175339/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү

2
X