Атабай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар
Тыл хезмәтчәннәре авыр шартларда эшләгәннәр, ләкин бирешмәгәннәр һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннәр.

Аларның хезмәте — читтә калмау һәм гомуми эшкә үз өлешеңне кертүнең никадәр мөһим булуы үрнәге ул.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Атабай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Роберт Билялов Рәистән, авыл җирлегеннән һәм «Атабай» агрофирмасыннан бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында:
Абдуллина Сания Абдулла кызы, Шәрәфиева Хәдичә Шәрәфи кызы,
Исхаков Абдуләхәт Искакович, Хәбибуллина Халисә Бәдретдин кызы,
Хәмидуллина Нурия Гарифулла кызы, Хөсәенова Халидә Мифтах кызы,
Хәлиуллин Миңлекадыйр Хәлиулла улы, Хәнәфиева Сания Гариф кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев