Роскомнадзор башлыгы урынбасары Милош Вагнер сүзләренчә, штрафның максималь күләме 15 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.

Автор фотосы.
Россиядә шәхси мәгълүматлар чыккан өчен штрафларны шактый арттыру планлаштырыла. Хәзер штрафның максималь күләме-нибары 100 мең сум. Вагнер фикеренчә, мондый сумма эре компанияләрне мәгълүматларны саклау системасына җитди акча кертергә стимуллаштырмый.
Май ахырында үз көченә керәчәк яңа кагыйдәләр мәгълүматларның чыгуы аеруча авыр нәтиҗәләргә китергән очракта штрафларны 15 миллион сумга кадәр арттыру мөмкинлеген күздә тота.
Үзгәрешләр компанияләрне үз клиентларының һәм хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын яклауга инвестицияләргә этәрүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев