Атабай: монда күңел белән яшиләр
яңалыклар

Атабай: монда күңел белән яшиләр

Сезнең кайда яшәвегез мөһим түгел — авыл җирендәме яки зур шәһәрдәме. Әгәр кеше инициативалы икән, ялтырап торган Төнге клублар һәм модалы күңел ачу урыннары булмаган авылда да тормыш кызыклы һәм бай булачак.

Мегаполиста да үзеңне ялгыз хис итәргә мөмкин бит, авыл тормышы турында алай дип әйтеп булмый, анда барысы да бер-берсен белә.
Әйдәгез, Атабай авыл җирлеген карыйк. Андагы тормыш турында җирле мәдәният йорты режиссеры Әлфия Якупова сөйли.
— Өмәдә без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне тәртипкә китердек. Кыш буена җыелган пычракны җыештырдылар, мәйданчыкны һәм юлларны себерделәр.

Мәдәният йорты һәм китапханә бергәләп оештырган сәламәтлек көне күп кешеләрне җәлеп итте. Фельдшер үз сәламәтлегеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирде.

Космонавтика көнен без балалар өчен квест-уен белән билгеләп үттек. Аларга космос турында яңалыклар белгәндә биремнәрне үтәү кызык иде, ә безгә аларның шатлыгын күрү рәхәт булды.

Безнең авыл халкы ил, Республика һәм район вакыйгаларында актив катнаша. Алар хезмәт сөючән, кызыксынучан, эшли дә, ял да итә беләләр.

Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.


Атабай: монда күңел белән яшиләр

Нет комментариев