Үз гомерен энергетикага багышлаган Федор Казайкин үзенең исемен йөрткән объектта булды.

110 кВ көчәнештә эшләүче Ф.И. Казайкин исемендәге «Сокуры» подстанциясендә энергетика тармагы ветераны булды.
Подстанция Татарстанның Лаеш районында нибары бер ел эчендә төзелгән. Аны ел ахырында республика премьер-министры катнашында тантаналы рәвештә ачтылар.
Чирек гасыр буе «Сетевая компания» АҖ Идел буе электр челтәрләре филиалын җитәкләгән Федор Казайкин күргәннәренә сокланып карады. «Минем заманда шартлар башка иде, һәм мондый дежур персоналдан башка заманча объект турында хыялланырга гына мөмкин иде», — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Подстанцияне Федор Казайкин хөрмәтенә атау карары — энергетика үсеше өчен бик күп яхшылык эшләгән кешенең казанышларын тану.
Белешмә өчен
ФЕДОР ИВАНОВИЧ КАЗАЙКИН
СССР ҺӘМ РФнең МАКТАУЛЫ ЭНЕРГЕТИГЫ, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ АТКАЗАНГАН ЭНЕРГЕТИГЫ
1969 елдан ул «Татэнерго» Идел буе электр челтәрләре идарәсендә төрле вазыйфаларда эшли, озак вакытлар Идел буе электр челтәрләре директоры булып тора. Шул ук вакытта ул Казан энергоуниверситеты кафедраларының берсен җитәкли.
Нет комментариев