Фәрит Мөхәммәтшин Казан Мәрьям Ана иконасын Лаеш районының Урта Девятово авылы гыйбадәтханәсенә тапшырды
яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казан Мәрьям Ана иконасын Лаеш районының Урта Девятово авылы гыйбадәтханәсенә тапшырды

«Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән Лаеш районының Урта Девятово авылында Алла кешесе Изге Алексий храмында булды.

Гыйбадәтханәнең беренче нигез ташы 2022 елның мартында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тарафыннан салынган. Бу Татарстанда Изгеләр хөрмәтенә аталган беренче гыйбадәтханә.

Аны төзү авыл халкы үтенече буенча, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, Урта Девятово авылында туып-үскән Алексей Иванович Демидов һәм аның улы Алексейның тырышып кайгыртуы акасында, «Алексеевская керамика» ААҖ (генераль директоры Рәмис Кәбиров) һәм «Мостовик» ҖЧҖ (генераль директоры Рөстәм Вәлиев) хәйрия акчаларына башланды.

Хәзер инде һәркемгә мәгълүм Урта Девятово чишмәсен хөрмәт итүчеләр, Лаеш районы халкы һәм урта девятоволылар изге эштә ярдәм иткәннәре һәм туган авылындагы төзекләндерелгән гыйбадәтханә эчендә гыйбадәт кылу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисен Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Мария Ватагина озата йөрде. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш барышында бик зур эш башкарылган. Палехның «Яңа якшәмбе» иконалар ясау остаханәсе рәссамнары тарафыннан стеналарга рәсемнәр ясалды, Йошкар-Оланың «Садовый и Крупин» агачтан уеп ясаучылар остаханәсендә кулдан эшләнгән иконостас куелды.

Тутаев шәһәрендәге бертуган Шуваловларның Ярославль заводында 17 гасыр кыңгырауларын кою технологиясе буенча эшләнгән 9 кыңгырау куелды, электрон система сатып алынды һәм урнаштырылды. Урта Девятово чишмәсенә килгән һәркем сәгать саен манарада курантлар тавышын ишетә ала. 

Фәрит Хәйрулла улы җирлек башлыгына гыйбадәтханәдә булачак Казан Мәрьям Ана иконасын тапшырды.


Фәрит Мөхәммәтшин Казан Мәрьям Ана иконасын Лаеш районының Урта Девятово авылы гыйбадәтханәсенә тапшырды

Нет комментариев