Космонавтика көне алдыннан «Белогорье» яшьләр үзәгендә Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен космоска багышланган мавыктыргыч мастер-класслар узды.

Катнашучылар планеталар, йолдызлар һәм галактикалардан рухландырылган уникаль рәсемнәр һәм эшләнмәләр ясап, галәмнең чиксез киңлекләренә чума алдылар. Аларның һәркайсы, үз хыялларын һәм фантазияләрен чагылдырып, чын иҗатчыга әверелде.

Балалар кешеләрнең космик киңлекне ничек үзләштерә башлаулары һәм ни өчен нәкъ менә 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтүебез турында белделәр. Балалар Россия космонавтикасына бәяләп бетергесез өлеш керткән космонавтлар һәм Россия галимнәре исемнәрен искә төшерделәр.

Шулай ук алар «Я — ракета» яндыргыч флешбомында катнаштылар. Бәйрәм балалар ясаган ракета җибәрү белән тәмамланды. Барысы да мәхәббәт һәм зур теләк белән эшләнде, ә бу безнең өчен иң мөһиме!
Фото «Белогорье» яшьләр үзәге
Нет комментариев