Лаеш районы егетләре «Зур үзгәреш» бәйгесендә миллион сум өчен көч сынаша
яңалыклар

Лаеш районы егетләре «Зур үзгәреш» бәйгесендә миллион сум өчен көч сынаша

«Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына илнең төрле төбәкләреннән 6000нән артык мәктәп укучысы һәм көллият студенты узды. 8–10 сыйныф укучылары арасында финалга 1500 кеше чыкты, аларның 14е — Татарстаннан.

  Лаеш районы якташларыбыз белән аеруча горурланабыз.

 

«Инноватика» лицееннан Кирилл Солтанов һәм Лев Толстой исемендәге гимназиядән Нияз Шәйәхмәтов финалга чыкты. Егетләр җитди сайлап алуны «Инноватика» лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, остазлары Илья Шашков җитәкчелегендә узды.

  27 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр финалистларны «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә бай программа көтә: конкурс сынаулары, команда белән эшләү, проектларны яклау һәм экспертлар белән очрашулар.

Бүләкләр дә зур: I дәрәҗә лауреатлар белем алуга 1 миллион сум, II дәрәҗә лауреатлар — 200 мең, III дәрәҗә лауреатлар 100 мең сум алачак. Моннан тыш, катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә портфолио өчен өстәмә баллар һәм Россия буйлап авторлык турлары тәкъдим ителә.

Кирилл белән Ниязга уңышлар телибез! Сезгә ышанабыз һәм җан атабыз!

 

 


Лаеш районы егетләре «Зур үзгәреш» бәйгесендә миллион сум өчен көч сынаша

Нет комментариев