Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Республика фестиваленең зона этабында катнашучы 200 кеше арасында Лаеш артистлары да бар иде

Татарстан халыклары Дуслыгы йортында якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасы белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган мәктәпләренең республика фестивале зона этабы узды.

Үзләренең иҗади коллективларын фестивальгә 10 район җибәргән: Лаеш, Кукмара, Спас, Кама Тамагы, Кайбыч, Арча, Буа, Әлки, Алексеевск, Балтач районнарыннан балалар коллективлары чыгыш ясаган.

Лаеш районы исеменнән Атабай мәдәният йортының «Бибинур» татар фольклор ансамбле һәм «Әкият» бию коллективы чыгыш ясады.

Фестивальнең максаты — күпмәдәни җәмгыятьнең кыйммәтләрен формалаштыру, безнең төбәк мәдәниятендә салынган традицияләрне һәм тарихи тамырларны саклау, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.

Зона этабы нәтиҗәләре декабрьдә игълан ителәчәк. Җиңү телибез.
Фотоны Әлфия Якупова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев