Рубин, сапфир һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар сайлауда тавыш бирә
яңалыклар

Рубин, сапфир һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар сайлауда тавыш бирә

Быел Имәнкискә авылында берьюлы өч пар бергә гомер итүләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтә: Хәмитовлар Камил һәм Нәилә — рубин туйларын (40 ел), Мингалиевлар Габделхәй һәм Мәдинә — сапфир туйларын (45 ел), ә Зиятдиновлар Илсур һәм Зәйтүнә алтын туйларын (50 ел) бәйрәм итә.

Бу үрнәк гаиләләр билгеләп үткәнчә, аларның тормыш нигезендә һәрвакыт бердәмлек тора: алар янәшә яшиләр, шатлыкта да, авырлыкта да бер-берсенә терәк булалар. Сайлау көнендә дә ирле-хатынлы парлар бергәләп сайлау участогына юл тотты. Алар Россиянең киләчәген билгеләүдә актив катнашырга карар кылган.

Хәмитовлар Камил һәм Нәилә:

40 ел бергә гомер итүче Хәмитовлар Камил һәм Нәилә: «Барыбызга да кагыла торган мондый мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый», — дип ассызыкладылар.

Мингалиевлар Габделхәй һәм Мәдинәнең үрнәге

Ә 45 еллык юбилейларын билгеләүче Мингалиевлар Габделхәй һәм Мәдинәнең үрнәге гаилә кыйммәтләренең һәм гражданлык җаваплылыгының бергә үрелеп баруын күрсәтә. Бу гамәлләре белән алар җәмгыять тормышында активрак булырга башкаларны да илһамландыра.

Зиятдиновлар Илсур һәм Зәйтүнә парлары

50 ел бергә булган Зиятдиновлар Илсур һәм Зәйтүнә парлары да сайлауда үз тавышын бирде.


Рубин, сапфир һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар сайлауда тавыш бирә

Нет комментариев