Хөрмәтле Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы халкы!
Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез – Шәһәр көне белән котлыйбыз! Лаеш - гаҗәеп, искиткеч һәм кабатланмас шәһәр. Аның күренешендә төрле халыклар мәдәниятләре байлыгы, тарих һәм хәзерге заман, өлкән буынның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе һәм яшьләрнең энергиясе чагыла. Шәһәребезнең төп байлыгы – аның халкы, алар аны тагын да матуррак һәм төзегрәк итәргә омтылалар.
Уртак йортыбыз – Лаешны аның халкы чын-чынлап ярата. Без монда укыйбыз һәм эшлибез, балалар һәм оныклар үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Ул чәчәк атсын, тагын да яхшырак булсын, хезмәт, мәдәни һәм спорт казанышлары белән дан тотсын өчен барысын да эшләү безнең көчебездән килә.
Кадерле лаешлылар, шәһәр тормышында актив катнашуыгыз һәм аның турында кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Һәр гаиләгә уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез!
Лаеш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты
Шәһәр көнен зур бәйрәм белән билгеләп үтәчәкләр
Лаешлыларны һәм шәһәр кунакларын Собор мәйданында Шәһәр көненә көтәләр.
Шәһәр Башкарма комитетында бәйрәмне 16 сәгатьтә башларга планлаштырылу турында хәбәр иттеләр. Чараның программасы:
16.00-16.15 - тантаналы ачу.
16.15-17.00 – рәсми өлеш, бүләкләү.
17.00-18.30 - бәйрәм концерты.
20.00-22.00 - бәйрәм дискотекасы.
20.00 - бәйрәм салюты.
Реклама хокукларында 0+
Нет комментариев