Имәнкискә мәктәбендә «Парламент дәресе» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Бу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. «Парламент дәресе» Татарстан мәктәпләрендә 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел ул инде унҗиденче тапкыр уздырыла.

«Парламент дәресе» «Ватанга хезмәт итү — изге эш » девизы астында узды. Бу дәрескә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләре ветераннары килде.

Илшат Маликов һәм Илһам Дияров Чечня сугышында катнашканнар. Ә Айрат Кыямов — Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашучы. Илшат Мөхәммәт улы, Илһам Зиннур улы һәм Айрат Хәмәтгали улы үзләренең хезмәтләре һәм сугышчан юллары турында сөйләделәр. Мөхтәрәм кунаклар шулай ук үсеп килүче буынга үгет-нәсихәтләр бирделәр.
Фото: Имәнкискә мәктәбе
Нет комментариев